«Дуслар арасында, китапта кунакта»: брейн-ринг (12+)
24
Март 2021
Чәршәмбе
23, 24 март көннәре Үзәк балалар китапханәсендә уртанчы сыйныф укучылары өчен белемлелек билгесе астында узды. Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгында һәм язгы каникуллар чорында «Дуслар арасында, китапта кунакта» дигән брейн-ринг үткәрелде. Ганс Христиан Андерсен, Владимир Иванович Даль, Николай Дроздовдан сораулар экранда интерактив рәвештә тәкъдим ителде. Һәр команда төрле сорауларны – катлаулы, уртача һәм кара тартмадагыларны үзе сайлады. Катнашучылар тапкырлык һәм фикерләү сәләте, әдәбият, хайваннар дөньясы, тарих һәм биология буенча белемнәрендә ярышты. Балалар үзләренең белемлелекләрен күрсәтә алды, ә уенда кем җиңүе мөһим дә түгел иде, чөнки балалар өчен аралашу, команда белән эш, уңай хисләр күпкә әһәмиятлерәк булып чыкты. |